2022 елда Русия хакимиятләре пропагандага 11,4 миллирд сум бүлеп биргән, ә башта бары тик 5 миллиард сум гына каралган булган. Тагын бер елдан, ягъни 2023 елда бу сумма 39,7 миллиард сум булган, 2024 елда инде 43,8 миллиард сум.
Газет ассызыклавынча, чынлыкта пропагандага тотылган чыгымнар тагын да зуррак, чөнки "патриотк чаралар" бары тик "Росмолодежь" аша гына түгел, ә төбәк хакимиятләре тарафыннан да үткәрелә.
"Роспатриотцентр" мәгълүматларынча, патриотик чаралар, бәйгеләр, фестивальләр саны ике елда шактый арткан. 2023 елда 514 чара каралган булса, 2024 елда аларның саны 905кә җиткән.
- Узган ел Татарстанда республика көнендә "Казан" гаилә үзәге янында "Җиңү гаскәренә кушыл!" дигән патриотик чара уздырачаклары әйтелде. Чараның програмында кораллар күргәзмәсе, тактик гаскәр көрәше чыгышлары, Украинадагы сугыштан кайткан "каһарман белән очрашу" бар иде.
- 2023 елда Питрәчтәге Йомырка фестивале патриотизмга багышланды.
- Башкортстанның Кыйгы районы Сабан туена килүчеләргә солдат боткасы ашатканнар, окопта кулланыла торган шәмнәр ясатканнар, ятьмәләр үрдергәннәр иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум