Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръәнхафиз (Знаток Корана) — Әмирхан Еники


Читаем татарскую классику. Предлагаем вам рассказ Амирхана Еники "Коръәнхафиз", который он написал еще в 1964 году. Он малоизвестен, но очень интересен. Текст адаптирован для изучающих язык, к нему прилагается аудио и перевод ключевых фраз.

Еники описывает жизнь маленького города в Башкортостане – Давлеканово (Дәүләкән). События происходят в 1917 году. Классик предлагает нам окунуться в события, которые излагаются рассказчиком – шакирдом местного медресе. Кстати, Амирхан Еники сам учился в медресе и, скорее всего, это – воспоминания его детства. Как выглядели ученики медресе небольшого городка, о чем мечтали, в кого влюблялись, какие были взаимотношения башкир и татар, учителей и учеников.

Главный герой произведения – новый учитель в медресе. В городе он стал звездой, уважаемым человеком, перед которым все млели, а в медресе он был жестоким и коварным типом. Мошенник и аферист влюбляется в красавицу – башкирку Гайшә, в дочку главного хазрата города. Женившись, он хочет заменить престарелого хазрата. Но случается революция, и все меняется… Успеет ли завладеть дочкой хазрат, обличат ли афериста люди? Помимо увлекательного сюжета, у Еники потрясающий слог, он умеет с легкостью описать обычные явления, людей и в глазах читателей все события всплывают словно кадры из фильма.

Коръәнхафиз
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:30:38 0:00

Унҗиденче елның көзе – гаҗәп кызыклы, шуның белән бергә әллә нинди буталчык бер вакыт иде. Узган кыш патша төшерелгәч, шәкертләр хөррият диделәр дә бөтенләй авызлыкларын салдылар. Мәдрәсәдә электән килгән тәртип-низам бозылды, укуларның рәте-чираты китте. Җитмәсә, былтыр гына килеп укыта башлаган арык гәүдәле һәм юаш табигатьле Гариф хәлфә дә бик йомшак кеше булып чыкты.

Ул бөтенләй көчсез-гаҗиз иде; андагы аттай таза шәкертләр бәләкәй, арык хәлфәнең тәмам башы өстеннән йөриләр иде. Акыралар, бакыралар, бер сүзен колакларына элмиләр, үзе күрмәгәндә, артыннан мыскыллап көләләр, кыскасы, мескенкәйгә көн күрсәтмиләр иде. Кайда инде ул монда дәрес! Хәтта бичара хәлфәнең сыйныфта утырып елаган чаклары да булган дип әйтә торганнар иде. Түзмәде безнең йомшак күңелле мескен хәлфәбез, тотты да мәдрәсәбезне ташлап каядыр китте.

Инде менә аның урынына яңа хәлфә килде. Билгеле, без аны бик кызыксынып каршы алдык. Бу инде Гариф хәлфә кебек шәкертләр арасында югалып калырлык кечкенә, өтек кеше түгел иде. Озын кара казаки кигән, нечкә билле, киң күкрәкле, уртадан калкурак нык, какча гәүдәле, бәрхеттәй кара сакал әйләндереп алган ап-ак чырайлы, юешләнебрәк торган кызыл иренле, ефәктәй йомшак кара мыеклы һәм аз гына сары йөгергән елтыр кара күзле бик чибәр кеше иде ул.

Беренче керүендә үк ул безгә, күзләрен кысыбрак, матур иреннәренең чите белән генә елмайгандай итеп, эченнән генә нидер уйлап, нидер чамалап, яшерен-астыртын гына карап торган иде. Һәм без, аның чын уен, чын теләген белмәсәк тә, бу елмаюлы астыртын карашыннан ихтыярсыз шомланып, эчебездән генә калтыранып та куйган идек. Онытмас борын тагын шуны да әйтим әле: баштарак, без аның исемен дә ачык кына белә алмыйча тордык. Безгә аны: "Хафиз хәлфә" дип таныштырдылар, шул ук вакытта бу кеше – "Коръәнхафиз" дип тә әйттеләр. Тик бераздан гына төшенеп алдык: чын исеме дә Хафиз һәм шуның белән бергә Коръәнхафиз дә икән ул.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

Гаҗәп кызыклы — удивительно интересно
Тәртип-низам бозылды испортились порядок и дисциплина
Хәлфә — чин в медресе, учитель
Көчсез-гаҗиз — слабый и немощный
Аттай таза — крепкие как кони
Йомшак күңелле — мягкосердечный
Казаки — камзул с коротким воротником
Ак чырайлы — белолицый
Ефәктәй йомшак — мягкий как шелк
Яшерен-астыртын — скрытный, коварный
Коръәнхафиз — знаток Корана наизусть

Бер уңайдан тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк: безнең мәдрәсәне Искәндәр ахун мәдрәсәсе дип тә йөртәләр. Мәдрәсәнең ике бинасы бар. Берсен, гади авыл өе сыман, яңа мәдрәсә дип, ә икенчесен, такта белән тышланган зуррагын, иске мәдрәсә яки сары мәдрәсә дип атыйлар (сарыга буялган иде ул). Яңа мәдрәсәдә күбрәк Дәүләкән балалары укып йөри. Хәер, болай сыйныфлар дип зур итеп әйтү дөрес тә булмас, чөнки бер өй эчендә беренче тапкыр әлифба һәм иман шарты күтәреп килгән җиде-сигез яшьлек балалар да укый, инде ничәдер кыш рәттән Коръән һәм хәдис ятлап йөргән ундүрт-унбиш яшьлек малайлар да бар.

Ә сары мәдрәсәдә төрле авыллардан килгән зур шәкертләр ятып укыйлар. Болар инде типсә тимер өзәрлек таза егетләр. Өсләрендә бәрән эчле билле бишмәт, башларында кама читле бүрек, муеннарында ак шарф, кулларында ак перчатка, ә аякларында читек яки тула оек өстеннән кигән тирән киез каталар. Бик көяз булырга яраталар, эскәк белән кашларын нечкәртәләр, бармакларына берәр кыз исеме язылган кашсыз йөзек кияләр һәм безнең ише вак малайларга "кайнеш" дип кенә дәшәләр иде.

Аларның күбесе Дим буендагы башкорт муллаларының һәм байларының мулла-мәзинлеккә укый торган малайлары иде. Аларга йөге белән азык килә, һәм, кыш буе җылкы ите, сары май ашап, бавырсак ашап ятканлыктан, алар бик тазалар һәм бик мутлар иде. Кайберәүләре качып-посып кына яр буендагы Шәйморат бичәсенә бал эчәргә дә йөриләр иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

Такта белән тышланган обшитая деревом
Типсә тимер өзәрлек — "пнет – железо разорвет", сильный человек
Бәрән эчле билле бишмәт — зимнее пальто без воротника из овечьей шкуры
Кама читле бүрек — шапка с обработанный мехом выдры
Көяз — щеголеватый, франтоватый, пижонистый
Бик көяз булырга яраталар — любили выглядеть франтом, ладным, красивым
Эскәк — пинцет
Кашсыз йөзек — кольцо без камня
Кайнеш — шурин
Җылкы ите — молодая конина
Бик мутлар — очень шальные
Бал эчәргә дә йөриләр — ходили пить медовуху

Коръәнхафиз белән беренче очрашу бик нык хәтердә калган. Без әле бу елларда да борынгыча, астыбызга киез салып, тәбәнәк өстәлләр артына тезләнеп утыра торган идек. Бик уңайсыз, бик авыр иде болай утыруы, аяклар оеп, катып бетә, аларны кая сузарга, нишләтергә белмичә йөдәп, җәфаланып бетәсең. Әмма бу тәбәнәк өстәлләрдән күрәсе җәфалар алда булган икән әле.

Дәрес башланды. Коръәнхафиз һәркайсына каш астыннан сөзеп кенә карап алды, кайберәүләрдән: "Мондагымы, читтәнме?" яки "Атаң кем?" – дип сорап куйгалады. Тәбәнәк өстәлләр яныннан китап-дәфтәрләребезне карап узды. Шул чагында бер малайның түбәтәе астыннан чыгып торган җилкә чәчен каты гына тартып куйды. Көлемсерәп: "Поп малаемы әллә син?" – диде. Малай дәшмәде, тик күзенә мөлдерәп яше генә килде. Тагын, күршесенә нидер пышылдаган икенче бәләкәй генә малайның маңгаена, бер сүз әйтмәстән, куш бармаклар белән чиртеп алды. Җиңел генә чиртте кебек, ә шулай да малайның маңгае кызарып, бүртеп чыкты. Без барыбыз да, ни өчен бу дип, бик аптырап, сагаеп калдык. Бу хәлдән безнең эчебезгә, салкын бизгәк шикелле, өшеткеч курку йөгерде.

Шушы беренче очрашудан соң мәдрәсәдә һәртөрле шау-шу басылды, тузан да басылды, эчен генә түгел, бөтен ихатасын үле бер тынлык басып алды. Безнең өчен уйнау да бетте, көлү дә бетте, ә шаяруны исә бөтенләй оныттык дияргә ярый.

Икенче көнне инде безнең хәлфә кулында өч талдан үреп ишкән озын чыбык күрдек. Хәер, шәкерт өчен чыбык бик таныш нәрсә ул, әмма чыбыркы сыман итеп үргәнен безнең әле татыганыбыз юк иде. Бик зәһәр нәрсә икән ул. Ничектер, сиздермичә генә килеп чага торган елан төсле булып күренә башлады ул безгә... Менә, әйтик, сыйныфта шәкертләр, китаплары өстенә иелеп, тонык кына гүләп, һич ни уйламыйча сабакларын ятлап утыралар. Шул чакта әлеге өчтән ишкән чыбык кинәт, баш очыбыздан выжлап, берәрсенең сыртына барып төшә. Шәкерт, чынлап та елан чаккандай, үз-үзен белештермичә сикереп-чинап җибәрә. Бөтен сыйныф сискәнеп, агарынып китә: ни булды, ни өчен бу? Берәү дә шауламады, тынлыкны бозмады бит югыйсә! Тик соңыннан гына беләбез: бичара малай, күршесенә борылып нидер әйтмәкче булган, имеш, бары шуның өчен генә сыдырылган аңа!

Беләсезме, ул бит бер сүз әйтмичә, бернинди кисәтү-фәлән ясап тормыйча, җитмәсә әле, майлы елтыр күзләре һәм кызыл иреннәре белән көлемсерәп кенә, сине сыйпап алгандай, китереп суга. Һәм, әйтергә кирәк, бик яман суга. Ә берни көтмәгән малай исә кычкырып елый да алмый, елап җибәрсә, хәлфә моның өчен ишкән чыбыгын бер-бер артлы тагы да катырак төшереп ала. Башынамы, битенәме, аркасынамы – карап тормый. Кечерәк шәкертләр моңа түзә алмыйлар иде, күбесенең кайткан чакта балак буйлары юеш була торган иде. Шулай итеп, башта безне үзенең чибәрлеге һәм көязлеге белән сокландырган Коръәнхафиз бик тиз арада бөтен мәдрәсәнең котын алган ерткыч зобанига әверелде.

Ерткычлыгының һич чамасы юк иде. Бер кызып китсә, аның елмаюы ыржаюга әйләнә, күзләрен тәмам кан баса иде. Мондый чагында ул шәкертне колагыннан сөйрәп торгыза иде дә, бар көченә кизәнеп, яңагына салып җибәрә иде. Шәкерт егылып китсә, яңадан торгызып, тагын сугып ега иде. Аннары баз ишеген ачтырып, шунда типкәләп төшереп җибәрә иде. Беркөнне ул Миңнәхмәт дигән шәкертне чәйханәдән вакытында чәй китереп җиткермәгән өчен генә шулкадәр рәхимсез кыйнады ки, теге бичара һушыннан язды, авызыннан хәтта канлы күбекләр килде. Үлә дип торабыз. Бары йөзенә салкын су сипкәч кенә күзен ачты, анда да бик озак тора алмыйча, идән уртасында бөгәрләнеп ятты. Шуннан соң Миңнәхмәт мәдрәсәгә аяк басмас булды. Моның ише кансыз кыйнаулар еш кына булып тора иде. Мәсәлән, Сафиулла абзый малае Габделбариның да, шундый кыйналудан соң, колагы агып йөри башлады. Ләкин мондый имгәнүләргә Коръәнхафизның һич исе китмәде, аз гына да тыела белмәде, һаман әүвәлгечә елмайгандай ыржаеп, тиргәми-сүкми генә шәкертләрне вата бирде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

Мыштым — скрытый
Киез — войлок
Тәбәнәк өстәл — низкий стол
Мөлдерәп агу — быть переполненным до краёв
Куш бармак — два пальца
Салкын бизгәк — холодная лихорадка
Өшеткеч курку — оцепеняющий страх
Сабакларын ятлап утыралар — учат уроки
Майлы елтыр күзләре — сверкающие глаза
Балак буйлары — штанины
Ерткыч зобани — дикий черт в смысле жестокий человек
Күзләрен тәмам кан баса иде — глаза наливались кровью
Бар көченә кизәнеп, яңагына салып җибәрә — со всей силой замахивался и ударял по щеке
Канлы күбекләр — пузыри крови
Имгәнүләр — травмы

Әмма безне утлы табада биеткән шул ерткыч залим, беләсегез килсә, мәдрәсә тышында бөтенләй икенче кеше булып йөри иде. Коръәнхафиз!.. Аның шушы бер исеме үзе генә ни тора! Һәркемнең телендә ул, һәркемнең күзе аңарда. Намаз вакытында гомуми сафка басмый, ахун хәзрәттән бер генә адым арттарак ялгыз басып тора. Намаздан соң, хәзрәтнең уң ягына утырып, матур, көчле Мисыр мәкаме белән кычкырып Коръән укый. Аш мәҗлесләреннән дә аны һич калдырмыйлар. Анда да ул Искәндәр ахун белән янәшә утыра һәм хәзрәт рөхсәте белән Коръәнне дә ул укый. "Әгузебилляһи..." дип аз гына сакауландырып, тавышын аз гына калтырата төшеп башлап җибәрүгә, мәҗлес халкы тәмам оеп, мәрткә киткәндәй тынып кала, ә ишек артына җыелган хатын-кызлар, авызларын яулык читләре белән каплап, тәмам эреп, яшьләрен агыза-агыза тыңлыйлар.

Рамазанда тәрвихта ул Коръән чыкты. Шуннан соң инде Коръәнхафизның шөһрәте һәм дәрәҗәсе аеруча үсеп китте. Базарда, кибетләрдә, мәҗлесләрдә агай-эне аның зур гыйлем иясе булуына, зирәклегенә, чибәрлегенә исләре китеп, тел шартлатып сөйли торган булдылар.

Озак та үтми, халык арасында Коръәнхафизны карт хәзрәттән соң мәхәлләгә имам итеп кую турында да сүзләр йөри башлады. Бу инде колакны торгызырлык хәбәр иде, бик сак кына сөйләштеләр бу хакта, чөнки бу бик четерекле, бик катлаулы мәсьәлә иде. Хикмәт шунда: Искәндәр ахун үзе саф башкорт иде, ә Коръәнхафиз – Ыслак татары. Шуның белән бергә, мәхәллә халкы да ике груһка бүленеп йөри: төп халык – җир-су биләүче башкортлар, ә сәүдәгәрләр, приказчиклар, тегүчеләр, итекчеләр – барысы да читтән килгән татарлар. Болар арасында мәхәлләгә хуҗа булу өчен һәрдаим яшерен көрәш бара. Башкортлар мәхәллә башына "килмешәк татарны" куярга һич теләми, ә татарлар ахун хәзрәттән соң мәхәлләгә имам итеп берәр уңган, өлгер, гыйлеме шәп татар мулласын китерергә ашкынып торалар.

Шуның өстенә әле тагын Искәндәр ахунның Бохарадан укып кайткан Әхмәди атлы үз улы да бар иде. Тик бичара мәхзүм чатан иде – бер аягы белән чокырга төшеп киткәндәй бик каты аксап йөри иде. Ләкин башкортлар барыбер аны атасы урынына имам итәргә ниятләп торалар: "Сатан булса ни, үзебездеке булыр", – диләр иде алар. Ә татарлар исә: "Гафу итегез, мәхзүм ул — гарип кеше, гарип кешегә оеп намаз уку дөрес булмаячак", – дип каршы төшәләр. Билгеле, алар шушы сылтау белән имамлыкны ничек тә башкорт кулыннан алып, татар кулына бирергә тырышалар иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

Утлы табада биетү — заставлять танцевать на огненной сковородке, что значит издеваться над людьми
Мисыр мәкаме — лад чтения Корана как в Египте, существует также татарский мәкам
Мәрткә киткәндәй тынып кала — стихают как будто уходят в кому
Яшьләрен агыза-агыза тыңлыйлар — слушают, проливая слезы
Зирәклек — ум, мудрость
Тел шартлатып — говорить, восхваляя, удивляясь
Колакны торгызырлык хәбәр — новость, достойная внимания
Бик катлаулы мәсьәлә — очень сложная проблема
Ике груһка бүленү — делиться на две части (старотатарское слово)
Килмешәк татар — пришлый татарин, чужой человек
Аксап йөри иде, чатан иде — был хромым
Гарип кеше — инвалид
Оеп намаз уку — читать за кем-то намаз

Иң элек шуны әйтергә кирәк: Дәүләкән кебек зур бер җирнең хәзрәте булу – бу инде төшеңә дә кермәслек бер бәхет! Шуңа күрә безнең Коръәнхафиз иң элек Искәндәр хәзрәтнең үзенә ничек тә ярарга, ничек тә елышырга тырышты. Ачыктан-ачык ялагайлык күрсәтмәсә дә (чөнки аңа үз дәрәҗәсен дә сакларга кирәк иде), ул, карт хәзрәтне гүя хөрмәт итү, олылау йөзеннән, аның алдында "тәкъсир" дип, "мөбарәк зат" дип, баш иеп кенә торды.

Ләкин болар гына карт хәзрәтнең күңелен җәлеп итмәсен, татар файдасына аның фикере үзгәрмәсен Коръәнхафиз сизенә иде. Юхаланып маташу юлы белән максатка ирешү авыр булачак. Карт хәзрәтне тәмам әсир итәрлек ниндидер бүтән бер көчле, бик тәвәккәл чара табарга кирәк иде. Ә безнең Ыслак мишәре – Коръәнхафиз, явыз, усал булу өстенә, бик чая кеше дә иде.

Эш болай тора: Искәндәр ахунның чатан улыннан башка тагын Гайшә исемле җитеп килгән кызы да бар иде. Башкорт кызларының Дим камышыдай бер сылуы иде ул. Озын кара калын толымлы, түгәрәк карасу йөзле, сызылып киткән нечкә кашлы, чиядәй иренле, энҗедәй ап-ак тешле, елмайганда бит урталары чокыраеп китә, үзе карлыгачтай уйнак-сөйкемле иде. Сары мәдрәсәдә ятучы шәкертләр "Гайшәҗан!" дип авалар да китәләр иде. Шул "карлыгачны" бер күрер өчен генә, алар атна саен хәзрәтнең абзарындагы тиресен түгәргә йөриләр иде. Җомгадан соң ун-унбишләп шәкерт ак шарфларын, туннарын салып, дәррәү эшкә тотыналар. Зур үрәчәле чанага тиресне төягәч, биш-алты шәкерт аны, һай-һулап сөйрәп, яр астына алып төшеп китәләр. Болай ат җикмичә генә күмәкләшеп тарту кызыграк та, һәм вакыт та озаккарак сузыла. Тирләп-пешеп эшләгән шәкертләрнең күзләре гел аш өенең ишегендә генә – Гайшәҗан чыкмасмы? Ә ул юк, чыкмый!

Әмма, өметсез шайтан дигәндәй, кайчагында көтүләре бушка да китми. Уйламаган бер чакта гына сылу кыз, тәңкәле юка җиләнен башына бөркәнеп, аш өеннән ялт килеп чыга да башын түбән иеп кенә, кечкенә ак пималары белән вак-вак атлап кына капка төбенә китә. Урамга чыгып, кемнедер көткәндәй, бер уңга, бер сулга борылып, каранып тора... тора да, аннары керфекләрен шулай ук җиргә төшереп кенә, вак-вак атлап кына кире өйгә таба килә һәм ишеккә җиткәндә генә кыр кәҗәседәй кинәт атылып кереп китә.

Авызларын ачып каткан шәкертләр шул чакта Гайшәнең озын кара толымлы зифа буен да, кыйгач кашлы, бит урталары чокыраеп торган түгәрәк йөзен дә ичмасам бер рәхәтләнеп күреп калалар. Һәм аларга шул җитә дә! Бигрәк тә пешеп кенә өлгергән кып-кызыл җиләк шул бу Гайшә! Кемнең генә авызына өзелеп төшәр икән ул татлы-сусыл җиләк?!

Менә шушы җиләктәй Гайшәгә безнең Коръәнхафиз нәфесен суза да инде. Ул унҗиде яшьлек хәзрәт кызы Гайшәгә өйләнергә тели. Ләкин бу теләкнең нигезендә башлыча бик еракка каратып төбәлгән зур исәп тә ята: әгәр ул берәр могҗиза белән Искәндәр ахунның кияве булып алса, бай мәхәллә һичшиксез аныкы булачак.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

Ялагайлык — подхалимаж
Тәкъсир, мөбарәк зат — уважаемый человек
Юхалану — изворачиваться как юха (мифическое животное)
Тәмам әсир итәргә — завоевать уважение, благосклонность
Бик чая кеше — очень находчивый человек
Кара калын толымлы — чёрные густые косы
Чиядәй иренле — губы как вишеньки
Энҗедәй ап-ак тешле — зубы как белый жемчуг
Карлыгачтай уйнак-сөйкемле — игривая, привлекательная как ласточка
Тирес — навоз
Тәңкәле юка җилән — тонкая длинная верхняя одежда, украшенная монетами
Ак пималар — белые валенки
Нәфес — страсть, жадность

Коръәнхафиз суфиланып күүүүп йөрде, әмма ләкин коры исәп һәм азгын теләк һәрвакытта берәр очыннан сүтелә башлый. Коръәнхафизның мәдрәсәдәге ерткычлыгы тышка чыкты, халык теленә керде, кайбер ярлы-ябагай балалары укуларын да ташладылар. Хәлфә кыйнаганнан соң колагы ага башлаган әлеге Габделбариның әтисе Сафиулла абзый – әйтергә кирәк, Дәүләкәннең мөхтәрәм сәүдәгәрләреннән берсе – хәлфә өстеннән хәзрәтнең үзенә туп-туры шикаять белдерә. Бу инде хәтәр нәрсә, ышанычлы терәкләрнең берсе какшый башлау дигән сүз. Шуның өстенә, Коръәнхафизның бозык хатыннар белән чуалуы турындагы сүзләр дә ешрак кабатлана башлады. Әгәр бу сүзләр ахун хәзрәткә барып җитә калса, Гайшәдән генә түгел, бөтенесеннән колак кагарга мөмкин. Кыскасы, Коръәнхафизга ашыгырга кирәк иде.

Ә тарихи вакыйгалар ул кышны бик куерып китте. Әйткәнемчә, Коръәнхафиз безнең мәдрәсәгә унҗиденче елның көзендә килгән иде. Бөтен Русияне инкыйлаб ташкыны басып киткән бер заман иде бу. Ерак пайтәхеттән көчле инкыйлаб җиле, ниһаять, безнең кечкенә Дәүләкәнгә дә килеп җитте. Бездә дә совет дигән яңа власть урнашты.

Коръәнхафиз менә шушы буталчык, хәвефле вакыттан файдаланып калырга уйлый да. Көннәрдән бер көнне ул карт хәзрәт алдына барып, түбәнчелек белән, ләкин ачыктан-ачык сүзен башлый:

— Мөхтәрәм тәкъсир, сезгә зур гозерем бар, — ди, чибәр йөзендә әдәп белән әрсезлекне бергә чагылдырып. — Тугры сүзем өчен кәефегез кырыла күрмәсен, бары изге теләктән чыгып әйтәм, Тәңрем моңа шаһит! Заманнар бик буталды, мөхтәрәм хәзрәт, иртәгә ни буласын берәү дә белми, зур афәтләр килүе мөмкин... Аннары, гафу итегез инде, сезнең дә картлыгыгыз бик җиткән, Хак Тәгаләнең тәкъдирен белеп булмый, үз янына чакырып алуы да мөмкин... Максатым иманым шикелле саф; кальбем түреннән чыккан соңгы үтенечемне кире какмагыз... Хәзрәт, Кызыгыз Гайшәбикәне миңа хәләл җефетлеккә бирсәгез иде...

— Җитте, хәлфә, җитте! — диде хәзрәт, кулы белән ишарә ясап һәм көчкә сулышын алып. — Сез кем хозурына килүегезне белеп килдегезме?

— Белеп килдем, хәзрәт, бик яхшы белеп килдем.

Карт хәзрәт, авыр күз кабакларын яртылаш кына ачып, судай тонык күзләре белән көяз-сылу Коръәнхафизга текәлә.

— Алайса ишек төбенә китеп, минем сүземне тыңлагыз: килмешәк мишәр өчен минем үстергән кызым да, әзерләп куйган мөнбәрем дә юк. Ишеттегезме?.. Барыгыз, моннан соң бусагама аяк басасы булмагыз.

Моны ишетеп, Коръәнхафиз башта агарынып китә, беравык сүз таба алмыйча катып тора, аннары кара янып, буылып әйтә:

— Сез... сез, тәкъсир, бу сүзләрегез өчен бер үкенерсез!.. Мин бу вакыйганы онытачак түгелмен.

Бу хәлдән соң Коръәнхафиз мәхәлләдә юк була. Без, шәкертләр, ерткыч тилгәннән котылган чебиләр шикелле, бер иркен сулыш алдык. Әмма шулай да ул мәлгуньнең бөтенләй үк юкка чыгуына күңел нигәдер ышанып бетми иде. Кешесе андый түгел. Кабердән әйләнеп кайта торган бит ул.

Озын сүзнең кыскасы, Коръәнхафизның тагын әле бер Дәүләкәндә "пәйда" буласын без ничектер сизенеп, көтеп йөрдек. Һәм ул кайтты да. Бу шулкадәр шаккатыргыч әкәмәт вакыйга булды ки, Дәүләкән халкы перәме бот чабып "ах" итте. Валлаһи дип әйтәм, әгәр шушы вакыйга булмаса, мин дә күпме гомердән соң ул бәндә турында вакыт әрәм итеп язып та тормас идем.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

Суфиланып йөрү — вести себя как суфий, то есть казаться хорошим, прилежным
Ярлы–ябагай балалары — дети бедняков
Бозык хатыннар белән чуалу — быть в отношениях с женщинами лёгкого поведения
Инкыйлаб — революция
Пайтәхет — трон
Әрсезлек — проворность
Афәт — беда
Кальбем түреннән чыккан соңгы үтенечем — просьба, которая исходит из самого сердца
Ерткыч тилгән — хищный коршун
Кабердән әйләнеп кайта торган кеше — человек, который возвращается из преисподней
Әкәмәт вакыйга — удивительное событие

Хәзер тарихның ничек беткәнен тыңлагыз. Язга чыгу белән дөньялар тагын буталып китте. Аклар-кызыллар сугышы башланды. Каяндыр ниндидер тагын чехлар дигән нәрсә калкып чыкты. Менә шул чехлар җәй башында безнең Дәүләкәнгә дә килеп керделәр. Совет урнаштырып йөрүчеләр каядыр юк булдылар. Өяздә нинди власть, кем кемгә хуҗа – белгән кеше юк. Әллә нинди билгесез, ышанычсыз бер вакыт иде, һәркем өйдә посып ята. Баерак кешеләр хатын, бала-чагаларын читтәрәк торган тынычрак авылларга күчерделәр. Искәндәр ахун да буй җиткән Гайшәсен, солдат күзеннән саклау өчен булса кирәк, үзенең туган ягы Ташлыярга озатты.

Ә чехлар тордылар-тордылар да, Дәүләкәнне ташлап чыгып китте. Дәүләкәнгә беренче тапкыр кызыллар килеп керде. Кырыклап олау, ике йөзләп кеше; беразы ат өстендә, ә күпчелеге – җәяүле гаскәр... Чын армия идеме бу – хәзер инде әйтә алмыйм – ахрысы, Богырыслан, Бәләбәй тирәсеннән җыелып чыккан аерым бер отряд кына булгандыр. Өс-башлары да, кораллары да аларның бик чуар иде; беришеләре окопларда аунаган иске шинельдән, икенчеләре үзләренең чикмәннәреннән; күбесендә штыклы озын мылтык, калганнарында көпшәсе киселгән кыска мылтык, ә кайберләрендә бернәрсә дә юк. Кыскасы, кем нәрсә тапса, шуны кигән, шуның белән коралланган булса кирәк. Ләкин бөтенесендә уртак бер нәрсә – башларында яки күкрәкләрендә зур кызыл тасма. Шул тасма булмаса, аларның акмы, кызылмы, яшелме икәнен дә тиз генә аерып булмас иде.

Отряд килеп кергән көннең төнендә үк Искәндәр ахунның капкасын кемдер бик каты дөбердәтергә тотына. Өй эчендәгеләр сискәнеп уяна, тын да алырга куркып көтеп торалар. Бер заман туп-туры хәзрәт яткан түр якка берәү атылып килеп керә. Шпорлы итекләрдән, кызыл галифедан, ак папахадан, папаханың бөтен буена кыеклап кызыл тасма тоткан; аркылы-торкылы каеш шлеялар кигән, бер янтыгында – кылыч, икенче янтыгында – наган. Зур кара мыеклары орчыктай ике якка сөзеп тора... Идән уртасына аякларын аерып баса да бу, түшәгендә утырган хәзрәттән кычкырып сорый:

— Йә, тәкъсир, таныйсыңмы?

— Таныйм, — ди хәзрәт, аз гына көттереп.

— Таныйсың икән, бик әйбәт, безгә хәзер исәп-хисапны өзәр вакыт җитте.

Хәзрәт керфеген дә кага алмыйча, Коръәнхафизга озак кына карап тора. Аннары тәмам аптыраган, исе киткән кешедәй ихтыярсыздан сорап куя:

— Кара әле, ничек сине җир йотмый, ә? Алланың дәргаһыннан сөрелгән хаин син, син җир күтәрмәс нәҗес, кабих зиначы син... Күкләрнең каһәре яусын башыңа, мөртәт!..

Һәм бәддога кылгандагыча ике кулының сырты белән битен сыпырып куя.

Күзләрен ялт-йолт йөрткән Коръәнхафиз сабырсызланып аңа кычкыра:

— Хәзрәт, Аллаңа сыенырга өлгерерсең, минем вакытым юк, сүзне бетерик. Кайда Гайшәбикә? Авызыңны хәзер кайнар кургаш белән тутырам... Кайда Гайшәбикә?.. Чакыр тизрәк, йә!

— Гайшәне түгел, көчегемне дә бирмим мин сиңа, көчегемне!

— Юк, бирерсең!.. Җаныңны алам, тәкъсир, сузма!

Җанымны да син ала алмыйсың, бәдбәхет! Җаным Аллаһ хозурына китәчәк.

— Атам!

— Ат, йә, ат!.. Ник атмыйсың?

Коръәнхафиз, сыңар күзен кысып, наганын хәзрәтнең нәкъ башына төзи... Ике кулы белән түшәгенә таянып, артка каерыла биреп утырган хәзрәт, ап-ак иреннәрен кыймылдатып, күзен дә йоммыйча наган көпшәсенә карап тора... Коръәнхафиз акрын гына наганын кире төшерә.

— Хәзрәт, кирелегеңә барма. Бел, синең кебек ахуннарга көн бетте хәзер... Ә минем аркада әле син котылып калачаксың... Аңлыйсыңмы шуны? Чакыр Гайшәбикәне, үзем сөйләшәм аның белән...

— Ул өйдә юк, — ди хәзрәт, тыныч кына.

— Юк? Ни өчен юк, кайда ул? Кая китте?

— Авылга китте.

— Кайсы авылга?

Анысы сиңа кирәк түгел.

— Хәзрәт, син уйнама минем белән!.. Мин синең җаныңны да җәһәннәмгә җибәрермен, Гайшәбикәне дә җир астыннан эзләп табармын... Яхшы чакта әйт, кайда ул?

— Ул монда юк, вәссәлам!.. Сиңа, кабихкә, ялганлап тору бик зур түбәнлек булыр иде. Кайда икәнен сорама, барыбер әйтмим.

Коръәнхафиз хәзрәткә бүредәй карап тора. Әлбәттә, хәзрәт алдашмый, тик нишләтергә үзен? Түшәгендә атып үтерергәме, нишләтергә?

Ә карт ахун, аны үчекләгәндәй, күзенә туп-туры карап әйтә:

— Йә, мәлгунь, атсаң – ат, атмасаң – чыгып олак, җәллад шикелле алдымда басып торма!

Шуны әйтүе була, Коръәнхафиз чытырдатып наганын кыса да селтәнеп бер... түшәмгә атып җибәрә. Аннары бик яман сүгенеп, ишеккә бөтен көченә тибеп, атылып чыгып та китә. Һәм таң алды караңгылыгы аны, әйтерсең баш-аягы белән йота.

Югалды бу кеше, бүтәнчә ишетелмәде аның хакында берни дә. Коръәнхафиз әфәнде безгә табышмакның бик авырын биреп китте. Кем булып чыкты бу кансыз, икейөзле кеше, кая кадәр барыр ул, язмышын кайларда, ничек итеп очлар икән дип гел баш вата идек. Әгәр кызыллар үзләре аның кем икәнлеген сизеп, башын чапмасалар, ул бит, төрле кыяфәтләргә кереп, әллә нинди явызлыклар эшләп бетерер. Бик хәтәр кеше! Ләкин күпме генә юрап маташмыйк, ул иртәме-соңмы, барыбер һәлакәткә очрарга тиеш дигән нәтиҗәгә килә идек. Чөнки явыз кешенең башын нәкъ менә үзенең явызлыгы ашый да бит инде. Моның мисалларын без бик күп күрдек. Һәм Коръәнхафиз турында да бүтәнчә юрау мөмкин түгел иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:

Өйдә посып ягу — сидеть дома тихо, не высовываясь
Җәяүле гаскәр — пешая армия
Кызыл тасма — красная лента
Кылыч — сабля
Исәп–хисапны өзәр вакыт җитте — настало время свести счёт
Хаин — предатель, изменник
Нәҗес — дерьмо
Көчегемне дә бирмим мин сиңа! — Тебе даже своего щенка не отдам!
Минем өчен түбәнлек булыр иде — это было бы унижением для меня
Чыгып олак! — катись отсюда!
Табышмак — загадка
Төрле кыяфәтләргә керү — принимать разные облики, то есть обманывать людей
Бик хәтәр кеше — очень страшный человек

***

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! До встречи, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG