The Wall Street Journal язуынча, АКШ президенты Иранның атом програмыннан баш тарту - тартмавын күзәтә. Мөмкин булган һөҗүм корылмасы булып Фордо шәһәре янында урнашкан уран баету заводы тора диелә.
Bloomberg белдерүенчә, АКШ рәсмиләре якын көннәрдә Иранга ихтимал һөҗүмгә әзерләнә. Кайберәүләр ул инде бу ял көннәрендә үк булырга мөмкин ди.
Axios хәбәр итүенчә, Трамп хәрби киңәшчеләреннән Американның бункерга каршы торучы бомбалары Фордо корылмасын юк итә аламы дип кызыксынган.
Киңәшчеләр уңай җавап биргән, әмма бу җавап Трампны канәгатьләндергәнме - билгесез. Трамп АКШны озак дәвам итәчәк сугышка тартып кертмәгән, шул ук вакытта Иранның атом програмын туктата алырлык һөҗүм булачагына ышанырга тели.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!