Красноглински мәхкәмәсе Миңхәмәтовны җәмәгать урыннарында күпләп кеше җыелуын яки хәрәкәт итүен оештырып, җәмәгать тәртибен бозу һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык тудыруны оештыру маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан. Idel.Реалии мәхкәмә картотекасына сылтанып хәбәр итүенчә, карар 11 июньдә чыккан.
Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, "Миңхәмәтов кешеләр йөри торган җәяүлеләр сукмагында 40 кешедән торган ватандашларның җыелуын оештырып, җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык тудырган". Әлеге вакыйганың кайсы көнне булуы әйтелми.
Шулай да "Idel.Реалии" ачыклаганча, сүз йорт ишегалдында укылган намаз турында барырга мөмкин. Моңа мәхкәмә карарында өлешчә күрсәтелгән адрес ишарәли. Анда ул 7нче квартал дип күрсәтелгән. Башка кайбер медиаларда Мехзавод бистәсендәге 7нче квартал әлеге вакыйга белән бәйле телгә алына.
24 майда 63.ru басмасы "Самарда яшәүчеләр мигрантларның үзлегеннән оешып намаз укуына зарланды. Тикшерүчеләр әлеге хәлне тикшерә" дигән хәбәр чыгарды. Журналистлар Самарда чит ил ватандашлары катнашында чираттагы низаг туган, бу юлы киеренкелек Мехзавод бистәсендә килеп чыккан дип язды. Басма социаль челтәрдәге кайбер зарланучыларның комментарийларын да китергән.
Аңа кадәр, 23 майда Самар өлкәсе Тикшерү комитеты интернетта таралган видеоязмалар нигезендә тикшерү үткәрүе турында хәбәр иткән иде.
"Социаль медиада Самар шәһәрендә рөхсәт ителмәгән митинг уздырылуы турында мәгълүмат чыкты. Бу хәл видеога төшерелгән. Барлык нечкәлекләрне ачыклау өчен тикшерү эшләре башланды. Тиешле чаралар күрелгәннән соң карар кабул ителәчәк", диелде.
30 майда "Самара" дәүләт телерадиоширкәте Махзавод бистәсендә полиция хезмәткәрләре һәм ОМОН миграция кануннарын бозуны кисәтү буенча чара уздырган дип хәбәр итте.
"Тәртип саклау органнары мәгълүматынча, рейд барышында утыздан артык кеше тикшерелгән. Канун бозу очраклары ачыкланган. Эш дәвам итә" диелгән иде.
Шул ук көнне "Царьград" телеканалы җирле халык сүзләренә таянып, Мехзаводта "мөселманнар, нигездә мигрантлар һәм Русиянең имеш яңа ватандашлары даими җыела" дип хәбәр итте.
Илдар Миңхәмәтовка карата административ эш мәхкәмәгә 27 майда тапшырылган. Мәхкәмә утырышы вакытында ул гаепне танымаган һәм эшне туктатуны сораган.
Шулай да хөкемдар Наталья Арефьева Миңхәмәтовка 50 мең сум штраф салган.
Карар әле үз көченә кермәгән. Мәхкәмә карары мәгълүматынча, Миңхәмәтов бу карарны шикаять иткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!